news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда танылган журналист Венера Мусина вафат булган

Бүген иртән Чаллыда РФ Журналистлар берлеге әгъзасы Венера Мусинаның йөрәге тибүдән туктаган. 10 февральдә аңа 62 яшь тулган булыр иде. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Венера Мусина Чаллыга Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаганнан соң килгән һәм озак еллар КАМАЗ радиосында эшләгән. Аннары шәхси бизнес белән шөгыльләнгән, әмма иҗаттан аерылмаган – ул берничә китап авторы.

Мәрхүмә белән хушлашу көне һәм кайда җирләнәчәге әле билгеле түгел.

news_right_1
news_right_2
news_bot