news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда танылган хирург Дмитрий Несветаев вафат булган

Чаллыда танылган табиб-хирург Дмитрий Несветаев вафат булган. Аңа 55 яшь иде. Бу хакта социаль челтәрләрдә 5нче шәһәр хастаханәсе сәхифәсендә хәбәр иттеләр.

Бу хастаханәдә Дмитрий Васильевич 15 ел эшләде, ә Чаллы сәламәтлек саклау системасында - 30 елдан артык. Медицина учреждениесе коллективы табибның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

«Дмитрий Васильевич Несветаев турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак!» - диелә 5нче шәһәр хастаханәсе хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot