news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда талантлы балаларга стипендияләр тапшырылды

Чаллының тантаналар сараенда балалар сәнгать, музыка һәм рәсем мәктәпләренең укытучыларын, шулай ук аларның сәләтле укучыларын хөрмәтләделәр. Кунакларны фойеда ук бәйрәмчә каршы алдылар. Педагоглар өчен «Чаллы сувениры» халык уен кораллары ансамбле (3 нче балалар музыка мәктәбе) чыгыш ясады. 1 нче Балалар сәнгать мәктәбенең укучыларының рәсемнәреннән күргәзмә оештырылган иде, дип хәбәр итә «Шәһри Чаллы».

Тантана 6нчы балалар музыка мәктәбенең С. Сәйдәшев исемендәге җыр һәм бию ансамбленең хоры чыгышы белән башланды. Яшь вокалистлар «Мин сине яратам, Чаллы» җырын башкардылар.

Чаллы мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина педагогларга хезмәтләре, сабырлыклары һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте. 11 педагог һәм 10 укучыга мэр стипендияләре тапшырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot