news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда тагын бер мобилизацияләнгән хәрбинең кызы туды

Чаллыда тагын бер мобилизацияләнгән хәрбинең кызы туды
Фото мэрның «Вконтакте» битеннән

Чаллыда өлешчә мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә киткән Фирдүс Сибгатуллин гаиләсендә кыз туды. Аңа Әминә дип исем куштылар.

Әнисе белән кызчыкны Кама балалар медицина үзәгеннән туганнары һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев каршы алды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

«Яшь әнигә шәһәр исеменнән 100 мең сум акча, Татарстанннан кирәк-яраклар җыелмасы бүләк иттем», – дип хәбәр итте мэр үзенең социаль челтәрдәге битендә.

Әминәнең 2,5 яшьлек Кәрим исемле абыйсы бар. Ул сеңлесе белән әнисен зарыгып көткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100