news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда табибларга багышланган күргәзмә ачылды

Чаллыда табибларга багышланган күргәзмә ачылды
Фото: Чаллы шәһәре хакимияте сайтыннан

Чаллыда «Энергетик» мәдәният сараенда табиб династияләренә багышланган «Сәламәтлек саклауга династияләр аша караш» дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Зөлфия Галим яза.

Экспозициягә Чаллыда кешеләр сәламәтлеге сагында торган 9 гаилә әгъзасы: табиб, фельдшер, шәфкать туташларының портретлары куелган. Әлеге хезмәткәрләр еллар дәвамында кешеләрнең сәламәтлеге кайгырта.

Брагиннар-Дилмөхәммәтовларның гомуми стажы 220 ел. Денис Андреевич 4нче поликлиниканың терапевты-участок табибы. Ул эштән тыш, махсус хәрби операция зонасындагы балаларга гуманитар ярдәм дә җыя. Династиягә әбисенең әнисе Таисия Васильевна нигез салган. Бөек Ватан сугышы елларында ул кыр госпиталендә хирург булган. Җиңүне Берлинда каршылаган.

Касаева-Җәләевалар династиясенең гомуми стажы 55 ел. Династия вәкиле Диана Җәләева 3нче поликлиникада шәфкать туташы булып эшли. Ул бервакыт азык-төлек кибетендә тончыккан баланың үлемнән коткарып кала.

Шәйдуллинар-Якуповлар исә халык сәламәтлеге сагында 155 ел. Нияз Шәйдуллин 5нче шәһәр хастаханәсенең неврология бүлеге мөдире. Аның әтисе Рәшид Рәис улы 36 ел инде нәниләргә дөньяга килергә булыша.

Җамалиевлар-Ситдыйковлар династиясенең гомуми стажы 145 ел. Гөлназ белән Рифат Җамалиевлар бик күпләргә якты дөньяны күрү бәхетен кайтарган.

113 ел сәламәтлек сагында торучы Гомәровалар династиясенә Лениза ханым нигез салган. Ул 32 ел ашыгыч ярдәм станциясендә эшләгән. Кечкенә кызы Ландыш Гомәрова сугыш ветераннары госпиталенең клиника-диагностика лабораториясе фельдшер-лаборанты.

Бустеряков-Западновларның гомуми стажы – 200 ел. Ирина Западнова 40 ел ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшли. Ә Иринаның әтисе ягыннан бабасы Иван Бустеряков хәзер «Кызыл Чаллы» исемен йөрткән районда авыл табибы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100