news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Бүген Чаллыда Рәис Беляев проспектындагы 18нче йортта янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, алтынчы каттагы фатирда әйберләр яна башлаган. Янгын сүндерүчеләр фатирдан аңында булмаган 54 яшьлек ир-атны алып ччыккан һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшырган һәм янгынны сүндергәннәр.

Реанимация чаралары нәтиҗә бирмәгән, ир-ат аңына килмичә үлгән. Фаразлар буенча, фаҗига тәмәке тартканда саксызлык сәбәпле килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot