news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Сугыш ветераннары госпиталендә инсульттан соң тернәкләнү турында фикер алыштылар

Чаллыда Сугыш ветераннары госпиталендә инсульттан соң тернәкләнү турында фикер алыштылар
Фото Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтыннан

Чаллы шәһәре Сугыш ветераннары госпиталендә «үзәк нерв системасы авырулары һәм җәрәхәтләре булган кешеләрне өч этаплы медицина тернәкләнүе» темасына республикаара семинар-киңәшмә узды. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Семинарда республиканың Кама аръягы төбәгендәге төрле дәвалау учреждениеләреннән медицина реабилитациясе белән шөгыльләнүче йөзгә якын белгеч катнашты.

Анда Әлмәт, Түбән Кама, Кама Аланы, Минзәлә һәм Алабуга вәкилләре килде. Алар арасында табиб-невролог, терапевт, физиотерапевт, дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы табиблары, рефлексотерапевт, психолог, медицина логопедлары бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot