Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда суда батучы кызны коткарган 12 яшьлек малайга велосипед бүләк иттеләр
Чаллының 58нче мәктәбендә укучы Назар Уткин Алабуга районында каникулда чакта суда батучы кызны коткарган. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев малайга батырлыгы өчен велосипед бүләк итте.
12 яшьлек Назар Уткин Алабуга районының Олы Шүрнәк авылында әбисендә ял иткән. 23 июльдә ул дуслары белән буага су коенырга барган. Анда малайлар ярдәм сорап кычкырган тавышлар ишеткән. Өч кыз бата башлаган булып чыккан. Назар ярга иң ерак булган кызны коткарырга ашыккан.
«Мин аңа паникага бирелмәскә куштым. Башта ул мине дә батыра язды. Аннары мин аны ярга алып чыктым», – дип сөйләде мәктәп укучысы.
Калган ике кызны зурлар коткарган. Малай әйтүенчә, моңа кадәр ул ике ел йөзү белән шөгыльләнгән.
Бүген Назар белән Чаллы мэры Наил Мәһдиев очрашкан. Шәһәр башлыгы мәктәп укучысының бу адымын игътибарсыз калдыра алмавын билгеләп үткән һәм аңа велосипед бүләк иткән.
Фотоны Эльмира Гайнетдинова тәкъдим итте
«Бөтенебезнең балалары бар, минем дә балаларым һәм оныкларым бар, шуңа күрә Назар Уткинның гамәлен билгеләп үтү мөһим, дип саныйм. Велосипед сатып алдык. Бу – егет кеше өчен яхшы бүләк. Ул аңа бу батыр гамөле турында хәтерләтеп торсын», – диде Мәһдиев.
Материал Эльмира Гайнетдинова катнашында әзерләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз