Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда суд сальмонеллез аркасында Papito кафесын япты
Суд Яр Чаллыдагы Автозавод проспектындагы Papito кафесы эшен туктатты. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ведомство хезмәткәрләре оешмада хезмәткәрләрнең санитария киемнәрен һәм шәхси әйберләрен саклау өчен шартлар тудырылмаганлыгын, ә ашамлыклар әзерләү өчен вакыты чыккан продукция кулланылганлыгын ачыклаган. Эшкә медицина тикшерүеннән башка хезмәткәр кертелгән, ә тагын өчесе һөнәри гигиена әзерлеген һәм аттестация узмаган.
Тикшерү барышында сатудан гомуми авырлыгы 50 килограммнан артык булган 21 партия азык-төлек продукциясе алынды.
Юридик затка административ хокук бозу һәм эшчәнлекне вакытлыча тыю турында беркетмәләр төзеделәр һәм судка тапшырдылар.
Суд кафе эшчәнлеген 70 тәүлеккә тыю турында карар кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз