news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда суд балалар бакчасын япты

Чаллыда суд балалар бакчасын япты
Фото: "Татар-информ" архивы

Чаллы шәһәр суды «Бәхетле балачак» коммерциянеке булмаган автоном оешма составына кергән «Радужный» балалар бакчасын япты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим хәбәр итә.

Роспотребнадзор тикшерүеннән соң биредә кайбер таләпләрнең үтәлмәве ачыкланды. Тикшерүчеләр бирегә 4нче төркемдәге ике баланың кискен эчәк авыру белән чирләгәннән соң килгән иде.

Тикшерү барышында балалар бакчасында санитар һәм эпидемиягә каршы нормаларның үтәлмәве ачыкланды.

«Бу хокук бозулар нәтиҗәсендә балаларның сәламәтлегенә куркыныч яный. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү хезмәте күрсәтүдә иминлекне гарантияләми», – дип хәбәр итте шәһәр судының матбугат хезмәте.

Суд учреждение эшчәнлеген 14 көнгә туктатты. Бу вакыт эчендә балалар бакчасында барлык җитешсезлекләр бетерелергә тиеш, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot