news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда сөрем газы белән агуланган гаилә яшәгән йортта вентиляция каналы төзек булмаган

Чаллыда гаилә сөрем газы белән агуланган. Ир-ат һәм хатын-кызны 5нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар, табиблар зыян күрүчеләрнең хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли. Бу хакта Татарстан Дәүләт торак инспекциясе хәбәр итә.

«Боровецкая урамындагы йортта газ җиһазына соңгы техник хезмәт күрсәтү 2023 елның ноябрендә үткәрелгән. Йортта газ плитәсеннән тыш казан да урнаштырылган. Искәртеп узабыз, газ җиһазы елына кимендә бер тапкыр тикшерелергә тиеш», - дип искәрттеләр Дәүләт торак инспекциясендә.

Гадәттән тыш хәлдән соң уздырылган тикшерү вентиляция каналының төзек булмавын күрсәткән. Хәзерге вакытта йортка газ бирүне туктатканнар.

Элегрәк Казанда сөрем газы белән агуланган өч баланы Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарулары хакында хәбәр ителгән иде. Табиблар әйтүенчә, сигез һәм алты яшьлек ике малай, шулай ук 2024 елгы сабыйның хәле канәгатьләнерлек. Гадәттән тыш хәл берничә көн элек Солидарность урамындагы 26нчы йортта булган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100