Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда шәхси йортлар төзүче эшмәкәргә карата җинаять эше кузгатылган
Чаллыда шәхси йортлар салу белән шөгыльләнүче эшмәкәрдән якынча 100 гаилә зыян күрде. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Шәһри Чаллы».
2024-2025 елларда бизнесмен йорт салырга вәгъдә итеп, гаиләләр белән килешүләр төзи. Һәрберсеннән 5-8 млн сум акча ала. Клиентларның күбесе бу зур суммаларны банктан алырга мәҗбүр була.
Эшмәкәр сүзендә тормыйм.
Тикшерү барышында аның коллективы 3 кешедән торуы ачыклана. Йорт салырлык техникасы да булмый. Төзелеш материаллары да сатып алмый. Эшчеләр объектка чыксалар да, фундамент ясыйлар да, шуның белән юкка чыгалар.
Хәзер тикшерү бара. Мошенниклык маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз