news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда сәүдә үзәгенең беренче катында булган янгын тулысынча сүндерелгән

Чаллыда Сөембикә проспектында өч катлы «Камилла» сәүдә үзәгенең беренче катында булган янгын тулысынча сүндерелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Билгеләп үтелгәнчә, ут чолгап алган бинадан 6 хезмәткәр һәм 25 килүче кеше мөстәкыйль рәвештә чыгып өлгергән.

Янгын чыгу сәбәпләре әлеге вакытта ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot