news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда сәүдә үзәгендә чыккан янгында ике кеше зыян күргән

Чаллыда сәүдә үзәгендә янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Тынычлык проспектындагы «Европа үзәге» комплексында төтен чыгуы турындагы хәбәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгына бүген 12:24 сәгатьтә килде.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр икенче каттагы павильонда әйберләрнең янып китүен ачыклаган. Янгынның мәйданы 10 квадрат метр тәшкил итә.

Персонал һәм кунаклар янгын сүндерүчеләр килгәнче үк комплекстан эвакуацияләнгәннәр. Нәтиҗәдә ике кеше зыян күрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot