Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Шәһри Чаллы» пятачоклары башлана
Чаллыда «Шәһри Чаллы» пятачоклар сезонын 24 апрельдә башлап җибәрә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
Анда Татарстанның атказанган артистлары Нурзадә, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Чаллының моңлы җырчысы Сәрия Нәбиуллина, баянчы-җырчы Фәнилә Салихова, Уфадан Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә Гыйлемханова катнаша.
«Пятачокларны сагындым. Кыш буена халыкның минем гармунда уйнап җырлавыма биюе, кушылып җырлавы күз алдымнан китмәде. Мин тамашачының күзенә карап чыгыш ясарга яратам, миңа шулай рәхәт. Бу юлы бер яңа җыр, бер халык җыры әзерлим. Бу пятачокны Чаллы халкы гына түгел, Казанда да көтәләр. Миңа кайчанга Казанда пятачок уздырасыз дип еш язалар», – диде баянчы-җырчы Фәнилә Салихова.
«Безгә паркларда, ачык киңлекләрдә халык белән күзгә-күз карашып чыгыш ясау ошый. Чаллыдагы пятачокларны Илнур Гомәровның социаль челтәрләреннән күзәтеп бара идек. Халык яратып йөри аларга. Мин «Эврика» мәдәният үзәгенә эшләгәндә еш кына паркларда чыгыш ясый идек. Өлкән яшьтәге кешеләр мондый чараларны аеруча ярата. «Шәһри Чаллы» газетасы оештырган яңартылган пятачокны да шәһәрдәшләр үз итеп өлгерде. Бу бик кирәкле проект. Анда күбесенчә өлкәннәр йөри. Алар яшьлекләрен искә төшерәләр. Без Илназ белән бу бәйрәмдә рәхәтләнеп чыгыш ясаячакбыз», – диде Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Идрисова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз