news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Сабантуй гүзәле билгеле булды

Чаллыда Сабантуй гүзәле билгеле булды
Автошәһәр мэриясе телеграм-каналы

Чаллыда «Энергетик» мәдәният сарае сәхнәсендә «Сабантуй гүзәле» бәйгесенең финалы булды. Чарадан фото һәм видео шәһәр администрациясе Телеграм-каналында чыкты.

Финалга 16 яшьтән 25 яшькә кадәрге 11 кыз чыкты, алар татар телен яхшы белүче Гөлнур Акирова, Алия Сафеева, Аделина Салихова, Раилә Шәйхетдинова, Гөлинә Бакирова, Райна Сабирова, Айсылу Ишалина, Айгөл Габдрахманова, Лилия Гатина, Регина Дерябина, Лия Дәүләтшина иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов бәйге җиңүчесе Гөлинә Бакированы котлады һәм бүләкләр тапшырды.

Искәртик, узган ел Чаллыда «Сабантуй гүзәле» конкурсында В.Д.Поташов исемендәге техник көллиятнең икенче курс студенты Эльвина Шәйхетдинова җиңгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot