Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Шәҗәрә – минем нәсел ыруым» V бөтенроссия конкурс-фестиваленең нәтиҗәләре ясалды
Чаллыда «Шәҗәрә – минем нәсел ыруым» V бөтенроссия конкурс-фестивале тәмамланды. Бу хакта Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы хәбәр итте.
Чараны Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасы кысаларында оештырган.
Конкурс кысаларында күчмә утырыш узган. Анда Россиядәге төрле төбәкләрдән бүлекләр җитәкчеләре, шулай ук Таҗикстаннан, Төркиядән, Кытайдан һәм Казахстаннан катнашучылар җыелган. Жюри дүрт номинациядә 150дән артык эшне бәяләгән.
Конкурсның максаты — татар халкының нәсел-ыру тарихын, шәҗәрә традицияләрен өйрәнүне һәм саклауны популярлаштыру, гаилә һәм нәсел бәйләнешләрен ныгыту, яшь буында үз халкының тарихына һәм мәдәниятенә ихтирам тәрбияләү, ди оештыручылар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз