Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда «Шәҗәрә — минем нәсел-ыруым» бөтенроссия бәйге-фестивале узды
Бүген Чаллы шәһәрендә V «Шәҗәрә — минем нәсел-ыруым» бөтенроссия бәйге-фестиваленең йомгаклау кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» буенча кабул итегән дәүләт программасы нигезендә үткәрелә торган бишенче «Шәҗәрә — минем нәсел-ыруым» бөтенроссия бәйге-фестиваленең йомгаклау кичәсенең алып баручылары Татарстанның халык артисты, җырчы Равил Галиев һәм аның Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернатын бик актив укучы буларак тәмамлап, бүгенге көндә тормыш юлын актриса буларак дәвам итүче кызы - Әминә Галиева иде.
Әлеге тантаналы чараны Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов ачып җибәрде.
«Шәҗәрә — минем нәсел-ыруым» бөтенроссия бәйге-фестиваленә 4 юнәлештә булган эшләр кабул ителде. Бу «Безнең гаилә — туган як тарихында», «Минем гаиләм йолалары», «Хатын-кыз тармагы: нәселне саклаучылар» һәм «Һөнәри шәҗәрә».
Әлеге чараны уздыручы Бөтендөнья татар конгрессының төп максаты: халкыбызның милли, мәдәни традицияләрен саклау, үзенчәлекле гаилә кыйммәтләрен киләчәк буынга тапшыру, ата-бабалар мирасына сакчыл мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итү.
«Безнең гаилә — туган як тарихында» номинациясендә җиңүчеләр исемлеге:
Махсус приз: Билалова Лилия Кәримовна (Свердловск өлкәсе)
3 урын - Вәлиуллина Гәүһәрия Борхан кызы (ТР, Лаеш районы)
2 урын - Галимҗанов Кәрим Наил улы (ТР, Балтач районы)
1 урын - Абдрашитова Зөлфирә Нәгыйм кызы (Кемерово өлкәсе)
Әлеге номинациядә җиңүчеләребезне язучы, филология фәннәр кандидаты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Факил Сафин тәбрикләде.
«Минем гаилә йолалары» номинациясендә җиңүчеләр:
Махсус приз иясе: Фаттахова Халися Рушан кызы (Пенза өлкәсе)
3 урын Фәләхова Гөлнур Рәкыйп кызы (ТР,Кукмара районы)
2 урын Яруллина Рима Радик кызы (ТР, Баулы районы)
1 урын Зәкиуллина Ралинә Рәсил кызы (ТР, Кукмара районы)
Җиңүчеләрне Кадрия Идрисова тәбрикләде.
«Хатын-кыз тармагы: нәселне саклаучылар» номинациясе җиңүчеләре:
Махсус бүләк иясе : Хайбиева Таңсылу Рамил кызы (Актаныш районы)
3 урын Низамиева Алсу Алмир кызы (ТР,Балтач районы)
2 урын Шафикова Адилә Марат кызы (ТР, Саба районы)
1 урын Бәдретдинова Эвелина Эдуард кызы (ТР,Балтач районы)
Җиңүчеләрне жюри әгъзәсе Гөлсем Миннебаева котлады.
«Һөнәри шәҗәрә» номинациясе җиңүчеләре:
3 урын Кантуганова Миләүшә Гани кызы (Пермь өлкәсе)
2 урын Латыйпова Ләйлә Рәис кызы (ТР,Буа районы)
1 урын Миннебаева Гөлсем Әдегәм кызы (ТР,Балтач районы)
Җиңүчеләрне Гали Акыш исемендәге 84 санлы лицей-интернатының мөдире, Чаллы шәһәренең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Фирдүсә Әюпова котлады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз