Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Россия милли театрларының III фестивале ачылды
Чаллыда Россия милли театрларының III фестивале старт алды. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ачылу тантанасы кичә «Мастеровые» рус драма театрында узды. Шул ук театрда кич белән Горномарийск драма театры труппасы «Левша» трагифарсын – әлеге театр сезонының премьерасын күрсәтте.
Фестиваль кысаларында барлыгы 30дан артык вакыйга булырга тиеш, шул исәптән – театраль куелышлар күрсәтү. Катнашучылар өчен бай профессиональ программа каралган.
Ачылыш тантанасында Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белдергәнчә, агымдагы ел Россия халыклары бердәмлеге елы билгесе астында уза һәм истәлекле юбилейларга бай: «Сәйяр» труппасыннан үсеп чыккан татар театрының 120 еллыгы, шулай ук аңа нигез салучылар Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариев юбилейлары.
Ирада Әюпова шулай ук Россия Мәдәният министрлыгына инфраструктура һәм вакыйгалар проектларына зур ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде, шул исәптән федераль ярдәм нәтиҗәсендә Чаллыда өч яңа театр мәйданчыгы барлыкка килде, дип искәртте. Ул шулай ук РФ мәдәният министры Ольга Любимованың Татарстанда фестиваль башлану уңаеннан сәламләвен укыды.
Фестиваль чаралары Чаллыдагы төрле локацияләрдә бер айдан артык – 28 июльгә кадәр узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз