news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Россия Герое Сергей Чебнёвны искә алдылар

Чаллы мэриясендә аппарат киңәшмәсе Россия Герое Сергей Чебнёв истәлегенә бер минут тынлык белән башланып китте. Аның батырлыгы һәм Туган илгә тугрылыгы турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев искәртте.

«Якшәмбе көнне якташыбыз, Россия Герое Сергей Владимирович Чебнёвны хәрби хөрмәт күрсәтеп җирләдек. Ул Татарстанда туган, Чаллыда 56 номерлы мәктәптә укыган, аннары легендар Казан танк училищесын тәмамлаган. Бөтен ил буйлап төрле гарнизоннарда тугры хезмәт иткән, ә махсус операция башлангач үз теләге белән үзенең частенә кайткан һәм хәрби хәрәкәтләр зонасына киткән», – дип сөйләде шәһәр башлыгы.

Чебнёв стратегик әһәмияткә ия торак пункт – Кече Локня оборонасы белән җитәкчелек иткән. Россия хәрбиләре, дошманга алга китәргә юл куймыйча, 12 көн дәвамында торак пунктны тотып торды.

Чебнёв укыган мәктәпне Герой хөрмәтенә аның исеме белән атаячаклар, ә ишегалдында хәрби хезмәткәрнең бюсты барлыкка киләчәк. Шулай ук татарстанлыга Җиңү Паркындагы Геройлар аллеясында да һәйкәл куелачак.

«Мин барлык Чаллы халкы исеменнән Чебнёвлар гаиләсенең кайгысын уртаклаштым», – дип билгеләде Мәһдиев.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты. Татарстан җитәкчесе республикадан махсус хәрби операциягә 38 169 мобилизацияләнгән кеше һәм контрактчы китүе турында сөйләде.

«Бездә 15 Россия Герое бар, шуларның җидесенә бу исем үлгәннән соң бирелде. Республикадан 1829 хәрби хезмәткәр Батырлык ордены белән бүләкләнде», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100