news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Россия Герое Сергей Чебнёв исемендәге скверга нигез салынды

Чаллыда Россия Герое Сергей Чебнёв исемендәге скверга нигез салынды

Чаллыда Россия Герое Сергей Владимирович Чебнёв исемендәге скверга нигез салу тантанасы булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Геройның әнисе Ольга Чебнёва, шәһәр советы депутатлары, башкарма комитет хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты.

«Биредә Россия Герое Сергей Чебнёв исемендәге сквер булдырылды. Шәһәр советы депутатлары һәм 56нчы номерлы мәктәп укучылары тырышлыгы белән территория яшелләнәчәк. Юкә, сирень агачлары утыртабыз. Микрорайонда якташыбызның батырлыгы турында тагын бер истәлекле урын барлыкка килә. Шундый сүз бар: бу үлгәннәргә түгел, исәннәргә кирәк. Без Сергей Чебнёвның батырлыгына хөрмәт күрсәтәбез һәм әлеге мәктәптә укып чыккан егетнең истәлеген мәңгеләштерәбез. Еллар узачак, укучылар Россия Герое исемендәге аллеяга нигез салган көнне искә алачак», - дип ассызыклады шәһәр мэры Наил Мәһдиев.

Россия Героеның әнисе акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде. «Улымның батырлыгын онытмавыгыз, агач утыртуда катнашуыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт», - диде ул.

Скверда барлыгы 80нән артык агач: миләш, юкә, алмагач, чыршы утыртылган.

Исегезгә төшерик, Җиңү Паркындагы Геройлар аллеясында Сергей Чебнёвның истәлегенә бюст урнаштырылган. Моннан тыш, Россия Герое бюстын аның исемен йөртүче 56нчы номерлы мәктәптә күрергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында сөйләгәнчә, махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен 17 татарстанлыга «Россия Герое» исеме бирелгән, шуларның 8е бу исемгә үлгәннән соң лаек булган.

Миңнеханов ассызыклаганча, 3285 татарстанлы үлгәннән соң батырлык ордены белән бүләкләнгән.

Фото: Яр Чаллы мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot