news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда ришвәтчелектә арадашлык итүдә гаепләнүче элеккеге полицейскийны кулга алдылар

Чаллы шәһәр суды ришвәтчелектә арадашлык итүдә гаепләнүче элеккеге полиция хезмәткәрен кулга алды. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эш материалларыннан күренгәнчә, полиция хезмәткәре 100 мең сум акча алган һәм компания җитәкчелегеннән акча урлауда шикләнелүче бер предприятиенең сату буенча директорына каршы җинаять эше кузгату өчен Эчке эшләр министрлыгының Чаллы шәһәре буенча идарәсенең билгесез хезмәткәрләренә акча бирергә вәгъдә иткән.

Узган җомгада суд элеккеге полиция хезмәткәренә 25 августка кадәр өй аресты рәвешендә чик кую чарасын билгеләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot