news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда резина һәм пластик янган урында экологлар һаваны зарарлы матдәләргә тикшерә

Чаллыда Авторемонт урамында бүген төнлә чыккан янгын урынында экологлар эшли. Анда склад, шулай ук резина һәм пластик калдыклары янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Урында Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре һавадагы зарарлы матдәләр булу-булмавына тикшерү үткәрә», - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Янгынны сүндерүдә 90нан артык кеше, 30 берәмлек техника, шулай ук янгын сүндерү поезды җәлеп ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100