news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Республика көнендә «Изге Ай» мәчете ачылды

Чаллыда Республика көнендә «Изге Ай» мәчете ачылды
Фото: Чаллы мэры Наил Мәһдиевның телеграм-каналы

Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көнендә Чаллыда «Изге Ай» мәчете ачылды. Муниципалитет башлыгы Наил Мәһдиев Telegram-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Бу – шәһәрдәге 16нчы мәчет. Барлык дин тотучыларга кылган яхшылыклары һәм Аллаһ йортын төзүгә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәм», – дип язган ул. Мәһдиев искәртеп үткәнчә, мәчетләр татар халкының рухи һәм мәдәни тормышында мөһим урын били. Ул традицияләрне саклауга сакчыл мөнәсәбәтне билгеләп үтте, яңа иман йортының әһәмиятле үзәк булачагына һәм халыкларның тыныч яшәвенә ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Фото: © Чаллы мэры Наил Мәһдиевның телеграм-каналы

«Мәчетнең Мәүлид аенда ачылуы тагын да куанычлы. Бу Аллаһ йорты якты нурлардан балкып торсын, биредә иминлек һәм бердәмлек тантана итүен теләп догалар укылсын. Илебездә, шәһәребездә дуслык, татулык, иминлек хөкем сөрсен», - дип сүзен төгәлләде Автокала мэры.

news_right_1
news_right_2
news_bot