news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Сәлахов: Чаллыда Республика көне киләсе юбилейлар алдыннан репетиция кебек булачак

Яр Чаллы шәһәре өчен быел 30нчы август үзенчәлекле көн булачак. Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәлахов 2026 елда шәһәрнең 400 еллыгын, беренче КАМАЗ автомобиле чыгуның 50 еллыгын бәйрәм итү алдыннан быелгы Республика көне «генераль репетиция кебек булачак» дип әйтте.

Бу хакта ул брифингта видеоэлемтә аша сөйләде.

«Яр буе» паркы мәйданында иртәнге сәгать 10нан «Акварель» чәчәкләр фестивале башлана. «Шәһәр кунаклары чәчәк композицияләре белән хозурланып йөри алачак. Фестиваль 30нчы августта гына үткәрелми, 1нче сентябрьгә кадәр дәвам итә», – диде Фәрит Сәлахов.

Шулай ук, ул парк янында театраль тамаша халыкны сөендерәчәген әйтте. Фәрит Салихов сүзләренчә, Чаллының 1600ләп укучысы шушы бәйрәм чараларында катнашачак. Бәйрәмнең рәсми өлешендә дәүләт бүләкләре тапшырылачак, торак-коммуналь хуҗалык вәкилләрен, башта тармак хезмәткәрләрен хөрмәтләү ниятләнә.

Шәһәр ипподромында спорт чаралары сәгать 11.00дә башлана. Ат чабышы көтелә. 2006-2012 елгы егетләр арасында 45-90 кг авырлык категорияләрендә көрәш бәйгесе оештырыла. «Халыклар дуслыгы йорты концерт программасы белән сөендерәчәк. Бөтен кешене халыклар дуслыгына җәлеп итәчәк», – дип белдерде Фәрит Сәлахов.

Энтузиастлар бульварында ачык һавада картиналар һәм скульптуралар күргәзмәсе әзерләнә. Чаллының Ашыгыч ярдәм хастаханәсе территориясендә танылган кардиохирург Ренат Акчуринга бюст ачыла. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе күптән түгел хастаханәгә дә Акчурин исеме бирелгәнен искәртте.

Җиңү паркында «Цвети, мой край родной!» концерт программасы тәкъдим ителә. Сәгать 12.00дә Габдулла Тукай яр буенда «Цвети, моя республика!» концерты башлана. «Прибрежный» паркы мәйданында «Родная земля – Татарстан!» концерт программасы сәгать 13.00дә башлана.

Кичке программа сәгать 17.00дә старт ала. Анда Татарстанның халык артисткасы Илсөя Бәдретдинова, «Градусы» төркеме чыгыш ясаячак. Бәйрәм 21.00дә салют белән тәмамланачак.

Фәрит Сәлахов әйтүенчә, бәйрәм уңаеннан, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен дә бүләкләр әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot