Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Рәис Беляевның 90 еллыгын уздыралар
Бүген, 13 гыйнварда, Чаллыда Рәис Беляевның 90 еллыгын уздыралар. Аның истәлегенә куелган барельефка чәчәкләр салу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
13 гыйнварда Рәис Беляевка 90 яшь тулган булыр иде.
Рәис Беляев партия администрациясе әһеле, атказанган мәдәният хезмәткәре, шулай ук Чаллының мактаулы гражданины була.
1970 – 84 елларда КПССның Чаллы шәһәр комитеты беренче сәркатибе була. 1984087 елларда КПССның Татар обкомы сәркатибе. 1987-96 елларда Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе ректоры.
Ул 1996 елда вафат була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз