news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы табиблары Актаныш кешесенә операцияне бот тамырыннан кереп ясаган

Чаллы табиблары Актаныш кешесенә операцияне бот тамырыннан кереп ясаган
"Шәһри Чаллы"

Чаллы табиблары Актаныштан килгән пациентка йөрәк вальвупластикасы процедурасын үткәрәләр. Операция вакытында күкрәк читлеген ярмыйлар, йөрәккә боттагы кан тамырлары аша үтәләр. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Табиблар Актанышта яшәүче Тимергали Һадиевның йөрәге белән бәйле проблемаларны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә килгәнче үк ачыклый. Заманча җиһазлар кардиологларга 140 км ераклыктан йөрәк клапаны эшчәнлегендә ят тавышлар ишетергә мөмкинлек бирә. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә килгәч, диагноз тулысынча раслана. Пациентка югары технологияләрне кулланып, катлаулы операция - йөрәк вальвупластикасы процедурасын үткәрәләр.

Бу технология бөтен дөньяда алдынгы санала. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе табиблары аны Татарстанда беренче булып үзләштерә. Мондый ысулны куллану ачык хирургия ярамаган кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Бу очракта тернәкләнү дә тиз уза. Пациент та операциядән соң берничә көннән өенә кайтып китә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100