news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда подъездда пычак тотып йөрүче ир-атны тоткарлаганнар

Чаллының Яшьлек проспектындагы бер йортның лифтында һәм подъездында пычак тотып йөрүче ир-ат төшерелгән видео социаль челтәрләрдә таралган. Шәһәре прокуратурасы хезмәткәрләре әлеге видеога игътибар иткән. 

Күзәтчелек ведомствосы тикшергән чакта, Чаллы полициясенә бу йортта яшәүче тагын бер хатын мөрәҗәгать иткән. Ул бу ир-атның исерек килеш аның ишегенә шакуы һәм төкерүе, шулай ук аңа сүгенеп кычкыруы турында хәбәр иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

47 яшьлек ир-ат Кавказ якларында туган, хәзерге вакытта Чаллыда шушы йортта яши. Элегрәк ул административ күзәтү вакытында чикләүләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Аңа вак хулиганлык өчен беркетмә төзегәннәр. Чаллы суды карары белән аны 13 тәүлеккә кулга алган булганнар.

Моннан тыш, ир-атка тагын бер шикаять белән полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткәннәр. Әлеге йортта яшәүчеләр бу кешенең үтерү белән янавыннан, подъездда пычак тотып йөрүеннән һәм кеше милкенә зыян салуыннан зарлана. Бу мөрәҗәгать буенча тикшерү башланган, ул шулай ук шәһәр прокуратурасы контроленә алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100