news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Приора» йөртүчесе мәктәп укучысын җәяүле кичүендә таптаткан

Чаллыда «Приора» йөртүчесе мәктәп укучысын җәяүле кичүендә таптаткан
Фото: Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе

Кичә кич белән «Лада Приора» автомобиленең 24 яшьлек йөртүчесе 10 яшьлек мәктәп укучысын таптаткан. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте Татарстан урамындагы 8нче йорт каршында булган. Ведомство мәгълүматлары буенча, кыз идарә ителми торган җәяүле кичүе аша чыккан.

Нәтиҗәдә укучы кызны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә китергәннәр. Табиблар караганнан соң аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot