Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда полимер продукция складында янгын чыккан
Бүген Чаллыда Авторемонт урамындагы полимер продукция складында янгын чыккан. Шәһәр администрациясе хәбәр иткәнчә, янгынның мәйданы 6 мең квадрат метрдан артык тәшкил итә.
Янгын сүндерүдә 70 кеше һәм 23 берәмлек техника җәлеп ителгән, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 55 кеше һәм 14 берәмлек техника (10 янгын сүндерү автоцистернасы), дип ачыклык керттеләр администрациядә. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз