Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда полиция хезмәткәрләре 9 яшьлек кызны эзәрлекләгән ир-атны эзли
Чаллыда полиция хезмәткәрләре 9 яшьлек кызны эзәрлекләгән ир-атны эзли, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Мәктәп укучысының әтисе полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән һәм билгесез ир-ат аның балигъ булмаган кызын эзәрлекләве турында сөйләгән.
«Тикшерү барышында полицейскийлар кызның һәм аны эзәрлекләүченең хәрәкәт маршрутын ачыклады. Хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклау һәм тоткарлау буенча чаралар күрелә. Әлеге хәлнең барлык шартларын ачыклагач, процессуаль карар кабул ителәчәк», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз