Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән егетне хөкем итәчәкләр
Яр Чаллыда полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән 20 яшьлек ир-егеткә карата эшне тикшерү тәмамланды. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, 2025 елның 25 октябрендә Шамил Усманов урамындагы кибет янында яшь кеше исерек хәлдә кычкырып сүгенгән һәм үзен агрессив тоткан. Полиция хезмәткәрләре патруль автомобиленә узарга таләп иткән, әмма ул каршылык күрсәткән һәм аларның берсенә карата көч кулланган. Тәртип бозучыны кулга алалар.
Җинаять эше судка җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз