news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда полицейскийлар төнлә җир асты кичүендә пыяла ваткан вандалларны эзли

Чаллыда полиция хезмәткәрләре узган төндә шәһәрдәге җир асты кичүләренең берсендә пыяла ваткан вандалларны эзли. Тәртип сакчылары аларның шәхесләрен ачыклый, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Әлеге хәл видеокамерага эләккән. Роликтан күренгәнчә, егетләрнең берсе кулына пистолетка охшаган әйбер тоткан, ул шуның белән пыялага ата.

Чаллы мэриясенең матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, әлеге вакыйга «6 комплекс» тукталышындагы җир асты кичүендә булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot