Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда пассажиры һәлак булган машина йөртүче суд каршында җавап тотачак
Чаллыда 63 яшьлек машина йөртүче суд каршында җавап тотачак. Ул «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча гаепләнә.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 6 октябрьдә Тукай районында М12 трассасының 1070нче километрында машина йөртүче зур тизлектә хәрәкәт иткәндә идарәне югалткан һәм борылышка керә алмаган. Нәтиҗәдә автомобиль тимер киртәгә бәрелгән һәм әйләнеп капланган.
Машина ауганда пассажирларның берсе салоннан чыгып очкан, автомобиль кузовы аның өстенә төшкән. Хатын-кыз урында ук һәлак булган. Икенче пассажир авыр җәрәхәтләр алган.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше карау өчен Тукай район судына җибәрелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз