news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда пассажирларны ташу өчен тагын 90 автобус сатып алыначак

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә Чаллыга тагын 90 зур автобус алыначагы билгеле булды. Бу хакта шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте. «Шәһри Чаллы» шул хакта яза.

«Бүгенге көндә шәһәрдә 2, 3, 22, 26, 43нче маршрутларда 45 НефАЗ автобусы йөри. Агымдагы елның беренче яртысында 46, икенче яртысында 44 автобус алырга планлаштырабыз. Документ эшләре тәмамлануга алар маршрутларга чыга», – диде Наил Мәһдиев.

Мэр әйтүенчә, якын киләчәктә шәһәр маршрутларындагы «Газель»ләрне зур автобуслар алыштырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot