Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда пассажирларга яңа автобуслар хезмәт күрсәтәчәк

Чаллыда бүген мөһим вакыйга булды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов биргән 44 зур автобус шәһәр маршрутларына чыкты. Бу хакта «Шәһри Чаллы» сайтында Зөлфия Галим яза.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Горкоммунхоз» муниципаль унитар предприятиесе мәйданына төзелгән автобус йөртүчеләрнең һәрберсе белән исәнләште. Пассажирларның иминлеген тәэмин итү өстенә, аларга дустанә мөнәсәбәттә булырга кирәклеген искәртте.
«Автобус йөртүче пассажирны хөрмәт итәргә, пассажир да шоферны хөрмәтләп, яңа автобусларны сакларга тиеш. Без төрле мисалларны күрәбез. Кешеләр автобуслардан аңлап файдаланырлар дип ышанабыз, чөнки без кешеләр, аларның уңайлыгы өчен эшлибез», - диде ул.
Сүз уңаеннан, барлык автобуслар Дәүләт автоинспекциясендә теркәлеп, дәүләт номерлары алды. «Горкоммунхоз»га 212 кеше эшкә урнаштырылган.
Яңа автобуслар хәзерге маршрутларга (2, 3, 5, 10, 13, 22, 26) җибәрелде. Шәһәр җитәкчеләре «Горкоммунхоз» предприятиесе җитәкчеләре алдында хәрәкәт интервалын кыскарту бурычы куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз