news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда «Ока» машинасы бер кешене бәрдереп үтергән

Чаллыда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булган. «Ока» машинасы белән идарә иткән 57 яшьлек ир-ат «зебра»да җәяүлене бәрдергән. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәр итә.

Чаллы Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, 73 яшьлек пенсионерны Ашыгыч ярдәм хастаханәсенең реанимация бүлегенә китерәләр. Соңрак аның үлүе хәбәр ителә.

Фаҗиганың сәбәпләрен тикшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot