news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда өч яшьлек бала балконнан егылып төшеп һәлак булган

23 майда Чаллыда фаҗига була. 65 нче комплекстагы бер йортның 5 нче катындагы балконнан 3 яшьлек кыз егылып төшә. Бу хакта «Шәһри Чаллы» яза.

Бала ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче һәлак була.

Бу вакытта кечкенә кыз абыйсы белән калган була.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре фаҗиганең сәбәпләрен тикшерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot