Чаллыда өч көн эчендә – 7, 8 һәм 9 июль көннәрендә рекордлы санда туйлар үтәчәк. 116 пар гаилә кору көнен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китерергә булган, дип яза «Челнинские известия».
Никахлашу тантаналары өч көн дәвамында уза. Пәнҗешәмбе көнне, 7 июльдә, 48 пар мөсәсәбәтләрен терки. Җомга көнне, 8 июльдә – 40 пар; шимбә көнне, 9 июльдә – 28 гаилә теркәләчәк.
Шул ук вакытта 2021 елда шушы өч көндә нибары 43 пар гаилә корган, дип билгеләп үтә басма.
Быел РФ Президенты Владимир Путинның Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итүен «Татар-информ» хәбәр иткән иде.