news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда “Нур-Ихлас” мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр

Чаллыда “Нур-Ихлас” мәчетенең 30 еллыгын билгеләп үттеләр
Фото: https://dumrt.ru/

Бүген, 24 августта, Чаллы шәһәрендә Нур-Ихлас» мәчете мәхәлләсе оешуның 30 еллык юбилее билгеләп үтелде. Биредә шулай ук тагын бер истәлекле вакыйга – мәчет янында сафка баскан Мәгърифәт үзәген тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чараларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, имам-мөхтәсибләр, Чаллы хәзрәтләре, аксакаллар, имамнар, мәхәллә халкы, әлеге мәчет төзелешенә өлеш керткән фидакарь затлар катнашты.

Мәчет юбилеена җыелучыларны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде, ул үз чыгышында җәмгыятьтә ислам дине кыйммәтләрен үстерүдә мәчетләрнең, аерым алганда, «Нур-Ихлас» мәхәлләсенең әһәмиятен билгеләп үтте.

Мәчет мәхәлләсе 1993 елның мартында шәһәрнең 48нче бистәсендә оеша. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Нур-Ихлас» мәчете бүгенге көнгә кадәр мөхтәсибәт һәм шәһәрнең җәмигъ мәчете ролен дә үтәп килде.

Бүгенге юбилей чарасында Чаллы мөхтәсибәте тарафыннан имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин «Нур-Ихлас» мәчете төзелешендә катнашкан иганәчеләргә, мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

Үзләренең ихлас хезмәтләре белән ислам динен үстерүгә, мәхәллә тормышына зур өлеш керткән шәхесләргә Татарстан мөфтиятенең 30 еллыгы медальләре, мөфтиятнең рәхмәт хатлары һәм башка истәлекле бүләкләр бирелде.

Аннары чарага җыелган кунаклар «Нур-Ихлас» мәчете янында урнашкан Дини-мәгърифәт үзәге эшчәнлеге белән танышты. Ул Ринат Җәләлов һәм аның гаиләсе күрсәткән зур ярдәм нәтиҗәсендә төзелгән. Хәзерге вакытта ике катлы Мәгърифәт үзәге бинасында мәчет каршындагы курслар алып барыла, балалар өчен төрле чаралар оештырыла, мөселман товарлары кибетләре эшли. Бинада уку сыйныфлары заман таләпләренә туры китереп җиһазландырылган, интерактив такталар куелган, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100