Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда мылтык аскан исерек ир-ат төзүчеләр белән талашырга чыккан
Җәй азагында автокаланың бер балалар бакчасы янында койманы алыштырган вакытта эшчеләр янына мылтык белән бер ир-ат чыккан. Күрше йортта яшәүче иргә эш барышында чыккан тавыш ошамаган. Исерек хәлдәге ир-ат эшчеләр янына ау мылтыгын асып килә һәм бәхәскә керә. «Татар-информ»га шул турыда мәгълүм булды.
Балалар бакчасында эшләүчеләр ашыгыч хезмәтләрне чакырту төймәсенә баса, һәм чакыруга ведомстводан тыш сак хезмәте вәкилләре килеп җитә.
Росгвардия хезмәткәрләре 63 яшьлек ир-атны подъездында тоткарлаган. Аның өендә тагын бер корал да булган: ирнең аларга рөхсәт кәгазе бар, тиешле документларның барысы да тәртиптә, корал сейфта сакланган. Эшчеләр белән булган җәнҗал вакытында ир-ат иңендә асылынып торган мылтыкка ядрә корылмаган булган.
Әмма, агентлыкка хәбәр ителгәнчә, бу хәлдән соң ир-атны коралыннан мәхрүм иткәннәр, чөнки закон буенча аның белән урамда, өстәвенә, исерек килеш йөрү тыела.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз