news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды

13 февральдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Бу хакта «Якты юл» газетасы яза.

Юбилей уңаеннан үткәрелгән чарага мәдәният вәкилләре, рәсми кунаклар һәм шагыйрь иҗатына битараф булмаган тамашачылар җыелды.

Кичәнең рәсми өлешендә Башкарма комитет рәисе урынбасары Винер Харисов котлау сүзе белән чыгыш ясады. Ул Муса Җәлил исеменең Бөек Ватан сугышы еллары тарихы белән аерылгысыз бәйләнешен һәм батырлык үрнәге булуын билгеләп үтте.

Чарага шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин чыгышы ямь өстәде. Ул Җәлил поэзиясенең бүгенге татар әдәбиятына йогынтысы турында фикерләре белән уртаклашты һәм шагыйрь истәлеген мәдәни тормышта даими саклауның әһәмиятен искәртте.

Тантаналы кичә «Хәл бу ки… Муса Җәлил» спектакле белән төгәлләнде. Тамаша залда утыручыларга көчле тәэсир итте. Әлеге чара, Чаллының республика күләмендәге юбилей вакыйгаларына керткән саллы өлеше булып, Муса Җәлил иҗатының бүген дә актуаль һәм илһам чыганагы булуын тагын бер кат дәлилләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot