news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Чаллыда Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Фото: Чаллы хакимияте матбугат хезмәте

Чаллыда Бөек Җиңүнең 81 еллыгы патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланды. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Чарада Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТРның балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова, җитәкчеләр, студентлар, язучылар катнашты.

«Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исеме илебез тарихына мәңгегә язылган. Чаллының төп проспектларының берсе юкка гына аның исемен йөртми. Бүген рәхмәтле Чаллы халкы исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарына, һәлак булган каһарманнарга, тыл хезмәтчәннәренә, концлагерьләр тоткыннарына - яшьлекләре Бөек Ватан сугышында «янган» буын вәкилләренә хөрмәтебезне белдерәм», - диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев.

Бер минут тынлыктан соң Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot