news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда мотоцикл белән «Лада» бәрелешкән, мотоцикл йөртүчене хастаханәгә алып киткәннәр

Яр Чаллыда мотоцикл белән җиңел машина бәрелешкән, мотоцикл йөртүче имгәнгән. Бу хакта җирле Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Хокук саклаучылар мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте кичә кич Казан проспекты буенча 124 нче йорт каршында булган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә мотоциклчыны БСМПга китергәннәр.

«Юл-транспорт һәлакәтендә катнашучылар арасында РФ Юл йөрү кагыйдәләрен бозу административ тикшерү барышында ачыкланачак», - диелә шәһәр дәүләт автоинспекциясе хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot