Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда мөмкинлекләре чикле егет-кызлар мода күрсәтү чарасына әзерләнә
Чаллының «Шатлык» яшьләр үзәгендә аларның икенче дефиле дәресләре узды. Яшьләр белән Чаллының танылган модельләр мәктәбе директоры Людмила Спирина һәм халыкара дәрәҗәдәге имиджмейкер-стилист Лилия Давыдова эшләде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.
«Әлеге чара ярдәмендә җәмгыятьтә без - мөмкинлекләре чикле кешеләргә игътибар артуын, безне үзенең бер өлеше итеп кабул итүен телибез. Арабызда көчле рухлы, максатчан, тырыш кешеләр бар. Алар күпләрне илһамландырырлык, үз мисалларында авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә алырлык» - ди проектның авторы Зөлфия Җаббарова.
Зөлфия ханым үзе дә «Вдохновение» мөмкинлекләре чикле яшьләр клубы әгъзасы. Яшьтәшләре белән ул да подиумда мода күрсәтергә исәпли.
Дәрестән соң укытучылар модельләргә өй эше дә бирде. Алар нинди образда булырга теләүләрен уйлап килергә тиеш.
Оештыручылар проектка модельерлар эзли. «Безнең белән эшләргә теләүче модельерлар, тегүчеләрне эзлибез. Образларны киләсе дәрестә барлый башлыйбыз», - ди алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз