Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Чаллыда Мөдәррис Миңнегалиевне бер минут тынлык белән искә алдылар
Чаллыда узган аппарат киңәшмәсендә җәмәгать тәртибен саклау идарәсе җитәкчесе Мөдәрис Миңнегалиевны искә алдылар. Ул узган ялларда кинәт вафат булды. Шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев катнашучыларга аны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

Мөдәрис Миңнегалиев профильле идарәне ун ел элек Башкарма комитет структурасында төзелгәннән бирле җитәкләгән. Шул вакыт эчендә ул шәһәрдә җәмәгать тәртибен саклау системасын төзеде һәм бердәм белгечләр коллективын формалаштырды.

Кичә «Энергетик» мәдәният сараенда Мөдәррис Харисович белән хушлашу тантанасы булды. Аның белән хушлашырга коллегалары, хокук саклау органнары вәкилләре һәм хезмәт ветераннары килгән иде. Алар аны профессионал, тәрбияле, тыйнак һәм эрудицияле кеше буларак искә алдылар.
Мөдәрис Миңнегалиевны туган авылында, Мамадыш районында җирләделәр.
Фото: Чаллы мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз