news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чаллыда мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре өчен мэр чыршысы булды

Бүген «Энергетик» мәдәният сараена Чаллының Комсомол районыннан мобилизацияләнгән ир-егетләр һәм мәҗбүри күченеп килгән гаилә балалары җыелды.

Нәни тамашачыларны яраткан мультфильм геройлары каршы алды. Алар озата килгән әниләре, әбиләре белән бергәләп фойеда рәхәтләнеп фотога төште, аннары залда уен-көлкеле музыкаль программа карады. Бу хакта «Шәһри Чаллы» хәбәр итә.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина барысын да якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

«Сүз дә юк, сезнең дә безнең дә күңел әрни, борчылабыз. Без барыбыз да шәһәребез геройлары булган әтиләрегез, тормыш иптәшләрегезнең җиңү белән кайтуларын көтәбез. Без янәшә, сезгә теләктәшлек күрсәтү өчен барысын да эшлиячәкбез. Бәйрәм матур узсын!» – дип теләде мэр.

Музыкаль программадан соң 400 дән артык малай-кызга татлы бүләкләр тапшырылды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot