news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнарның балаларын бушлай тукландыра башладылар

Чаллыда мобилизацияләнгән гражданнарның балаларын бушлай тукландыра башладылар
"Шәһри Чаллы"

Чаллы мэры Наил Мәһдиев карары белән, мобилизацияләнгән ир-егетләрнең балаларын мәктәптә ике тапкыр бушлай тукландыра башладылар. Бүгенге көндә аларның саны - 422, унысы 53нче мәктәптә укый. Алар янына бүген Чаллы мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин килде.

«Социаль ярдәм алу өчен гаиләдәге әти-әнинең берсе уку йортына гариза язарга тиеш. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның исемлеге хәрби комиссариттан алына», - дип белдерде җитәкче.

Укучыларның барысына да «Мәктәп туклануы» комбинатында әзерләнгән ризыклар тәкъдим ителә. Әти-әниләр мәктәп килеп, махсус журналга үзләренең тәкъдимнәрен дә калдыра ала.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100