Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестивале була
Фестиваль кысаларында төрле мәйданчыклар эшләячәк.
23 апрельдә Чаллының драма театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Быел фестиваль тел темасына багышланачак дип хәбәр итте «Татар-информ»га фестивальне оештыручы URBANTATAR берләшмәсе.
Фестиваль кысаларында SkyTat сөйләшү клубы белән берлектә тел лабораториясе оештырыла. Аның төп максаты - акцент, диалект кебек татар теленә бәйле проблемаларны ачыклау һәм чишәргә ярдәм итү.
Балалар мәйданчыгында SFERA рәсем ясау һәм креативлык мәктәбе кечкенә кунакларны татарча шигырьгә рәсем төшерергә өйрәтәчәк. Рәссам Хәмзә Шәриповтан «Ни өчен Пикассо белән Матисс балалар кебек рәсем ясый?» дигән ачык дәрес көтелә. Чаллы театрының балалар студиясеннән остаханә дә каралган.
Кино мәйданчыгында килгән кунаклар өч бәйсез фильмны тамаша кыла алачак. Аларның берсе татар биючесе һәм актеры Нурбәк Батуллага, икенчесе - Көнбатыш Ауропада яшәгән татарларга багышланган. Соңгысы «Су анасы» әкияте мотивлары буенча төшерелгән.
URBANTATAR RADIOсы, популяр җырларны заманча татар башкаручыларының җырлары белән аралаштырып, караоке оештыра.
Бинаның икенче катында яшь каллиграф Айзат Минһаҗинeң «qot» күргәзмәсе үз эшен дәвам итә. Шулай ук Театр паркында урам экскурсияләре узачак.
Фестиваль 16.00 сәгатьтә башлана. Керү теркәлү буенча.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз