news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда мигрантлар кылган җинаятьләрне махсус бүлекчә тикшерәчәк

Чаллыда чит ил гражданнары тарафыннан һәм аларга карата кылынган җинаятьләрне ачыклау белән махсус бүлекчә шөгыльләнәчәк. Бу хакта бүген шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе башлыгы Айрат Ханбиков хәбәр итте, дип яза «Шәһри Чаллы».

«Әлеге бүлекчә инде безнең узган ел ахырында оешты. Аның кысаларында хокук сакчылары җинаять очракларын ачыклаудан тыш, диаспоралар, мәдәни автономияләр, милли җәмгыятьләр белән дә берлектә эш алып барачак», - дип белдерде җитәкче журналистлар өчен оештырылган матбугат киңәшмәсендә.

Чарада яңгыраганча, 2023 елның декабренә Чаллыда 15700 чит ил кешесе теркәлгән. Аларның яртысыннан артыгын Үзбәкстан гражданнары тәшкил итә. Шулай ук Таҗикстан, Кыргызстан, Төркмәнстаннан килүчеләр дә байтак. Мигрантларның 80 проценты Чаллы оешма-предприятиеләренә эшкә урнашкан. Аларның күбесе сәүдә, җәмәгать туклануы, төзелеш өлкәләрендә хезмәт куя.

Араларында кырын эшкә баручылар да очрый. Мисал өчен, узган ел гына төрле хокук бозган өчен 230 мигрант илдән чыгарылган. 209ына төрле вакытка кире керү тыелган.

«Чит ил кешеләре, безнең гражданнар кебек үк җинаятьләр кыла. Араларында ялган документлар ясаучылар да, наркотик белән тотылучылар да, кеше сәламәтлегенә җитди зыян салучылар да бар», - дип белдерде Айрат Ханбиков.

Барлыгы исә узган ел Чаллыда илебез гражданнары һәм мигрантлар тарафыннан 8 меңгә якын җинаять кылынган. Шуларның 3 меңнән артыгы инде хокук сакчылары тарафыннан фаш ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100